ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2019 ел
җомга

2019 елның 11-13 декабрендә Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе базасында «Гражданлык хәле актларын теркәү» программасы буенча ел саен үткәрелә торган квалификацияне күтәрү курслары узды, анда Татарстан Республикасының 30дан артык муниципаль хезмәткәре катнашты.

13 декабрьдә, Татарстан АССРның 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлегендә яшь гражданнарга паспортлар тапшыру тантанасы булды. Чарада катнашучылар – мәктәп укучылары һәм ата-аналар.

13 декабрь көнне Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге, мәдәният бүлеге, яшьләр бүлеге белән берлектә Балтач авыл клубында мәдәни-күңел ачу чарасы үткәрелде. Ял кичәсенә яшь, ялгыз яшь парлар чакырылган иде.

12 декабрьдә билгеләп үтелә торган Конституция көне-Россия календарендә иң истәлекле даталарның берсе.  Конституция-ул Россиянең бөтен хокук системасының үзәге булып торган һәм башка законнарның мәгънәсен һәм эчтәлеген билгели торган дәүләтнең төп законы. Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә гражданинның шәхесен таныклаучы документ-Паспорт.

Тантанага чакырылган парлар Мендельсон маршы астында теркәлү залына, балалары һәм оныкларының алкышлары белән керде. Һәр гаилә өчен ихтирам, якыннарыгызның игътибары, сәламәтлек һәм күңел тынычлыгы теләп изге сүзләр яңгырады. Юбилярларга Казан шәһәре мэры исеменнән котлау хаты һәм бүләк тапшырылды.

         2019 елның 13 декабрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Закирова перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсе каршындагы «Сонатал» исемле имин бала табуга әзерлек мәктәбендә булачак әниләр белән чираттагы очрашуда булды. 

         2019 елның 13 декабрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә яшь парлар «13» саныннан курыкмыйча, туйлар уздыралар.


12
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

1993 елның 12 декабрендә илебездә бөтенхалык тавышы белән Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителде. Бу көнне, традиция буенча, Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 14 яше тулган кешеләргә тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды. Конституция – илебезнең төп законы, ә паспорт-Россия гражданинының төп документы.

12 декабрьдә Россия Конституциясе көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм бөтенхалык тавыш бирү юлы белән Россия Федерациясенең Төп Законын кабул итүгә багышланган истәлекле дата. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә бу көнне 6 парның никахларын теркәделәр.

Чара Россия Конституциясе көненә багышланды. Балаларының олы тормышка беренче адымын карарга шулай ук аларның якын туганнары җыелды. Укучыларны тормышларындагы төп документка ия булулары белән котларга Казан шәһәре Думасы депутаты Олег Калимов килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International