Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре булачак әниләр өчен хокукый консультация үткәрделәр

2019 елның 13 декабре, җомга

2019 елның 13 декабрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Закирова перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсе каршындагы «Сонатал» исемле имин бала табуга әзерлек мәктәбендә булачак әниләр белән чираттагы очрашуда булды. 

         Булачак әниләр бала тууны дәүләт теркәвенә алуга кагылышлы мөһим мәгълүмат алдылар, шулай ук пособиеләр һәм ана капиталы алу мәсьәләләре белән дә кызыксындылар. Очрашу ахырында барлык катнашучыларга да Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе тарафыннан эшләнгән мәгълүмати буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International