2019 елның 11-13 декабрендә Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе базасында «Гражданлык хәле актларын теркәү» программасы буенча ел саен үткәрелә торган квалификацияне күтәрү курслары узды, анда Татарстан Республикасының 30дан артык муниципаль хезмәткәре катнашты.
Укучылар алдында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе хезмәткәрләре, психология, ораторлык осталыгы, коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә укытучылар һәм экспертлар, шулай ук төп дини конфессияләр вәкилләре чыгыш ясады.