Казан шәһәренең Киров ЗАГС бүлегендә 50 һәм 60 ел элек үзләренең гаиләләрен теркәгән парларны котлау тантанасы узды

2019 елның 13 декабре, җомга

Тантанага чакырылган парлар Мендельсон маршы астында теркәлү залына, балалары һәм оныкларының алкышлары белән керде. Һәр гаилә өчен ихтирам, якыннарыгызның игътибары, сәламәтлек һәм күңел тынычлыгы теләп изге сүзләр яңгырады. Юбилярларга Казан шәһәре мэры исеменнән котлау хаты һәм бүләк тапшырылды. ГХАТ белгечләренең котлауларына туганнары һәм якыннары да кушылды. Юбилярларны хөрмәтләү шампан шәрабы белән тәмамланды.

Исегезгә төшерәбез, ай саен Казан шәһәре ГХАТ бүлекләрендә гаилә корып, 50, 60 һәм 70 ел туйларын билгеләп үтүче парлар өчен бәйрәмнәр үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International