Бөгелмә районында Федоровлар гаиләсенең алтын туе

2019 елның 14 декабре, шимбә

14 декабрьдә Башкарма комитетның ГХАТ бүлеге белгечләре Тамара Михайловна һәм Александр Алексеевич Федоровларны алтын туйлары белән котладылар. Бу гүзәл пар – 50 ел бергә. Александр Алексеевич һәм Тамара Михайловна бөгелмәлеләр. Юбилярларның гаилә тарихы вакыйгаларга бик бай.

Александр Алексеевич һәм Тамара Михайловна Бөгелмә машина төзелеше техникумы студентлары булган елларында – күңелле һәм матур вакытларында танышалар. Егеткә чибәр кызны үзенә каратырга бер дә җиңел булмый. Тамараның күңелен эреткәннә соң, парлар Татарстан АССРның Бөгелмә ГХАТында никахларын теркиләр. Гаилә биш бала тәрбияләп үстерә.

Александр Алексеевич гомере буе участок инспекторы булып хезмәт итә, ул сүз һәм эш кешесе, тәртип һәм намуслылыкны бәяли. Тамара Михайловна җәнлек совхозында җәнлек караучы, балалар бакчасы мөдире һәм җирле мәктәптә завхоз булып эшли, алар балаларын бергәләп үстерәләр һәм тәрбиялиләр.  Тамара Михайловна – сизгер һәм кайгыртучан әни,  акыллы әби һәм яраткан хатын. Ул оныклары белән бергә Федоровларның нәсел шәҗәрәсен торгыза. Аның ярдәмендә балалар, 5 онык һәм оныкчыклар үз гаиләләренең тарихын яхшы беләләр, хәтерлиләр һәм нәкъ менә шуңа күрә ел саен, бу көнне алар үз гаиләләренең туган көнен билгеләп үтү өчен, туган йортларына җыелалар.

Без юбилярларга ныклы сәламәтлек һәм озын гомер телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International