14 декабрьдә Бөгелмә районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә ГХАТ бүлеге җитәкчесе Элла Ивановна Демченко булачак яшь парлар өчен туй инструктажы үткәрде. Яшь парлар никахлашуны тантаналы рәвештә теркәү көнендә ГХАТ бүлеге бинасында һәм аның территориясендә үз-үзләрен тоту кагыйдәләре белән таныштылар, кайбер моментларга игътибар юнәлттеләр.