2019 елның 14 декабрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә иң көтеп алынган Яңа ел бәйрәменә багышланган тематик көннәр башланып китте.
ГХАТ идарәсе белгечләренең яңа ел фотозоналарын бизәүгә иҗади якын килүе Түбән Каманың яшь парларына ошады. Фойеда, камин залында һәм учреждениенең юридик өлешендә Декор һәм Яңа ел композицияләре экоматериаллар ярдәмендә оста итеп бизәлгән һәм чын мәгънәсендә бәйрәм кәефе тудыра.