2019 елның 14 декабрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре традиция буенча яңа ел акциясе әзерләделәр.
Узган ел түбәнкамалылар үзләренең гаилә серләре белән бүлешсә, быел акция чын мәгънәсендә «гаилә чыршысын яса»дигән иҗади флешмобка әверелде.
Никах теркәү көнендә кәләш кияүләре чыршы контурын «аерым» сүзләр белән тутыралар. Әлеге импровизацияләнгән чыршыда һәр сүз - «гаилә» сүзенең мөһим өлеше. Бүген безнең» гаилә " чыршысы балалар, уңайлылык, үзара аңлашу, ярдәм сүзләре белән тулыланды. Акциядә катнашкан һәр пар өчен сюрпризлар – яңа ел теләге белән татлы бонбоньерлар әзерләнгән иде!