14 декабрь көнне Бөгелмә районы ГХАТ бүлегенең яшь гаилә мәктәбендә чираттагы дәрес үтте. Мәктәп эшендә яшь парлар, булачак парлар, шулай ук теләге булган һәркем катнашты.
Гаилә психологы Алена Владимировна Юскевич гаилә тормышының төп кризислы этаплары турында сөйләде, шулай ук гаиләдә низаг барлыкка килүгә китерергә мөмкин булган сәбәпләргә игътибар итте. Никахта романтик мөнәсәбәтләрне ничек саклап калу, ни өчен хыянәт барлыкка килүеһәм аңа карата мөнәсәбәт турындагы сорауларга җавап бирде.
Табиб-гинеколог, хатын-кызлар консультациясе мөдире Елена Александровна Федотова яшьләргә гаиләне планлаштыру һәм прегравидар әзерлек турында сөйләде, гаиләнең сәламәтлеген саклау өчен кирәкле тәкъдимнәр бирде.