Азнакай муниципаль районында инвалидлар декадасы

2019 елның 14 декабре, шимбә

Бер яхшылык мең  бәладән коткара, ди халык.Инвалидлар декадасы барышында Азнакай районында бик күп игелекле эшләр башкарыла.Шуларның иң зурлап үткәрелә торганы – Хәйрия марафоны. Күңелләргә мәрхәмәтлек орлыгы салучы, катлаулы язмыш сынауларына дучар булган кешеләрнең өмет кояшын кабызучы әлеге чарада җитәкчеләр, депутатлар,авыл җирлекләре, эшмәкәрләр, өлкән буын азнакайлылар, хезмәт коллективлары да үзләреннән өлеш керттеләр. ГХАТ бүлеге белгечләре дә бер көнлек хезмәт хакларын хәйрия фондына күчерделәр.

Марафон барышында сәхнәдән күпме кеше язмышлары узды! Инвалид бала тәрбиләүче гаиләләрнең йөрәк сыкравын, нинди кыенлыклар кичерүен аңлатып та, сөйләп тә булмый. Әмма алар көчле рухлы, балалары хакына җаннарын ярып бирергә, утлар-сулар кичәргә әзерләр.

Акция барышында хәйрия фондына кергән акчалар авыру балаларны дәвалауга һәм катлаулы тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәмгә юнәлдереләчәк.Инвалид бала тәрбияләүче гаиләләрнең кайберләренә инде сәхнәдә үк акчалы конвертлар тапшырылды.

Җирдә игелек,мәрхәмәтлелек яшәгәндә, тормыш матуррак һәм җиңеллерәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International