Юбилярларны котлау

2019 елның 14 декабре, шимбә

Сеҗе авыл җирлегендә зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче Рифгать Хөснулла улы һәм Фирдия Бәдри кызы Гафиятовларны өйләренә барып котладылар. Әлеге күркәм дата белән гаиләне котларга Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Хәмидуллин Р.В. килде. Юбилярлар ГХАТ бүлегенең Дан китабына кул куйдылар. Тантана сәбәпчеләре адресына бик күп җылы котлаулар яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International