ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2020 ел
җомга

2020 елның 31 гыйнварында Сарман муниципаль районының Җәлил бистәсендә яшәүче Николай Павлович һәм Нина Федоровна Филимоновлар алтын туйларын билгеләп үттеләр. Юбилярларны «Җәлил поселогы» муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Р.Ә. котлады һәм Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Ф. М. исеменнән, үзенең исеменнән котлау адреслары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.


30
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 30 гыйнварында «2нче шәһәр хастаханәсе» ДАССОның 1нче бала тудыру йортында 2020 елда туган 100 бала Ясминә Гияеваның тантаналы чыгарылышы булды.

Бәйрәм агымдагы елда 50 һәм 60 еллык юбилейларын билгеләп үткән гаилә тормышы юбилярлары өчен узды. «Яшь парлар» гражданлык хәле актларын теркәү кенәгәсендә язылуларын искә төшерделәр һәм ГХАТ хезмәткәре кулыннан беренче гаилә документын алдылар.

Аларга узган ел тулыланган гаиләләр ия булды: Эмир, Ралина һәм Семен дөньяга килде. Әти-әниләрне Казан шәһәренең Киров районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсе башлыгы урынбасары Олеся Дьяченко котлады һәм һәр әнигә сертификат тапшырды.

2020 елның 30 гыйнварында Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә Ана капиталы сертификаты һәм 14 яше тулган егетләргә һәм кызларга Россия Федерациясе гражданины паспорты тапшырылды. Әлеге чара ТАССР төзелүнең 100 еллыгына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм Баулы районының 90 еллыгына багышланган иде.

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында «Нык гаилә» партия проектын тормышка ашыру кысаларында Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре «зөбәрҗәт» юбилярлар Мельниковларны котладылар. Бүген Николай Алексеевич һәм Натта Сергеевна 55 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр.

Биектау районы ГХАТ бүлегендә 2020 нче елның беренче гаилә теркәлде. Быел Татарстан АССР төзелүгә 100 ел һәм район оешуга 85 ел тулу билгеләп үтелә. Мингазетдинов Ринат Шамил улы һәм Гөлназ Рәфкать кызы район үзәгендә яшәүчеләр. Гөлназ «Сандугач» балалар бакчасында, Ришат «Элита» берләшмәсендә эшли.


29
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

Азнакай ГХАТ бүлегендә, «Гаилә белеме курсы» буенча, мәктәп укучылары өчен экскурсия булып үтте. Укучыларга күркәм гадәт буенча тантаналы залны күрсәтеп, туй тантанасын ничек итеп үткәрүен сөйләп киттеләр.

Актаныш районы ЗАГС бүлегендә 10 нчы бала булып теркәлгән Солтанга туу таныклыгы тапшырылды. Бәхетле әти – Хисматуллин Рим Ягъфәр улы хәм әнисе Хисматуллина Лилия Фәрит кызы өченче балалары - улларына Солтан исеме куштылар.

29 январь көнне «Бердәм Россия» партиясенең «Ныклы гаилә» проекты нигезендә, Татарстан АССР төзелүенең 100 еллыгы уңаеннан Актаныш  муниципаль районы  ЗАГС бүлегендә «Яшь гаилә мәктәбе» дәресләре уткәрелде. Очрашуның кунаклары – Иске Кормаш, Әтәс, Күҗәкә мәктәбенең укучылары булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International