«Бердәм Россия» партиясенең «Ныклы гаилә» проекты нигезендә, Татарстан АССР төзелүенең 100 еллыгы уңаеннан Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә «Яшь гаилә мәктәбе» дәресләре уткәрелде

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

29 январь көнне «Бердәм Россия» партиясенең «Ныклы гаилә» проекты нигезендә, Татарстан АССР төзелүенең 100 еллыгы уңаеннан Актаныш  муниципаль районы  ЗАГС бүлегендә «Яшь гаилә мәктәбе» дәресләре уткәрелде. Очрашуның кунаклары – Иске Кормаш, Әтәс, Күҗәкә мәктәбенең укучылары булды.

Укучылар район ЗАГС бүлегенең эше белән таныштылар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б. Мухамадиева яшьләргә электрон гариза бирү тәртибе, электрон хезмәтләр турында сөйләде. Акт язуларының саклану урыны булган – архивның эшчәнлеген аңлатты. Гаилә темасына укучыларның сорауларына җавап бирде. Психолог Ф.З. Шәйгәрданова, Актаныш муниципаль районы имам мөхтәсибе Р.Р. Мортазин, җәмәгатьчелек советы члены З. Закирова катнашында яшьләр  «Ничек бәхетле гаилә корырга?» дигән темага багышланган түгәрәк өстәл янында очрашуда үзләренә бик күп файдалы мәгълумат алдылар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б. Мухамадиева кызлар, егетләргә үзенең  изге теләкләрен җиткерде,  укуларында уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International