Бәйрәм агымдагы елда 50 һәм 60 еллык юбилейларын билгеләп үткән гаилә тормышы юбилярлары өчен узды. «Яшь парлар» гражданлык хәле актларын теркәү кенәгәсендә язылуларын искә төшерделәр һәм ГХАТ хезмәткәре кулыннан беренче гаилә документын алдылар.
Исегезгә төшерәбез, 50, 60 һәм 70 ел бергә яшәгән гаилә парларын хөрмәтләү традициясе Казанда 2000 елда барлыкка килгән һәм хәзерге вакытта да дәвам итә. Ай саен барлык шәһәр ГХАТ бүлекләрендә хезмәткәрләр ярты гасыр элек ЗАГС бусагасын атлап кергән һәм язмышларын бәйләгән казанлылар өчен Тантаналар үткәрәләр. Шундый «яшь пар» га акчалата бүләк һәм Казан шәһәре мэры Илсур Рәис улы Метшинның котлау хаты тапшырыла.
Гаилә юбилярларының елдан-ел арта баруы бик күңелле.