Актаныш районы ЗАГС бүлегендә 10 нчы бала булып теркәлгән Солтанга туу таныклыгы тапшырылды. Бәхетле әти – Хисматуллин Рим Ягъфәр улы хәм әнисе Хисматуллина Лилия Фәрит кызы өченче балалары - улларына Солтан исеме куштылар. Муниципаль район Башлыгы Энгель Нәвап улы Фаттахов яшь парларны балалары туу вакыйгасы уңаеннан котлап, чын куңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп устеруләрен теләде. Бәхетле әти - әнигә Республикабыз Президенты Р.Н.Миңнехановның котлавын һәм туу таныклыгын тапшырды.