Баулы муниципаль районында Ана капиталы сертификатын һәм паспортлар тапшыру

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2020 елның 30 гыйнварында Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә Ана капиталы сертификаты һәм 14 яше тулган егетләргә һәм кызларга Россия Федерациясе гражданины паспорты тапшырылды. Әлеге чара ТАССР төзелүнең 100 еллыгына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм Баулы районының 90 еллыгына багышланган иде.

Ана капиталы сертификатын уллары Никита туган Александр һәм Юлия Бесчастных гаиләсе алды. 10 яшүсмернең тормышында зур вакыйга булды – алар беренче паспорт алдылар.

Балаларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Мурсалимова, миграция бүлеге белгече Надежда Четвертакова котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International