Аларга узган ел тулыланган гаиләләр ия булды: Эмир, Ралина һәм Семен дөньяга килде. Әти-әниләрне Казан шәһәренең Киров районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсе башлыгы урынбасары Олеся Дьяченко котлады һәм һәр әнигә сертификат тапшырды. Ул шулай ук «балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында» гы Федераль закон нигезендә, ана капиталы гаиләнең торак шартларын яхшыртуга, балаларның белем алуга яки әниләрнең пенсия тупланмаларына тотылырга мөмкин, дип сөйләде.
ГХАТ бүлеге хезмәткәре ата-аналарга һәр бала исеменең әһәмияте һәм килеп чыгышы турында сөйләде һәм һәр әнигә сабырлык, зирәклек, көч һәм энергия теләде.