2020 елның 31 гыйнварында Сарман муниципаль районының Җәлил бистәсендә яшәүче Николай Павлович һәм Нина Федоровна Филимоновлар алтын туйларын билгеләп үттеләр. Юбилярларны «Җәлил поселогы» муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Р.Ә. котлады һәм Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Ф. М. исеменнән, үзенең исеменнән котлау адреслары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Аларга ныклы сәламәтлек, игелек, тагын бик күп бәхетле еллар теләде. Безнең бистә нык, тату гаиләләр белән дан тота, дип билгеләп үтте. Мондый гаиләләр- Алтын фонд, безнең поселок һәм район горурлыгы диде. Котлауларга башка кунаклар һәм туганнары да кушылды, юбилярларга ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.