ЯҢАЛЫКЛАР


1
февраль, 2020 ел
шимбә

Әлки районы Юхмачы авылында яшәүче Артем һәм Елена Антоновларның дүртенче балалары – кызлары Милана дөньяга килде.  Әниләре белән сөңелләрен  өйдә  апасы һәм ике абыйсы көтә икән. Бәбине танталы рәвештә өйгә заттылар.  

2020 елның 1 февралендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә Шакирҗановлар Рафис Хәкимҗан улы һәм Рузалия Әхәт кызы алтын туйларын билгеләп үттеләр.

1 февральдә Башкарма комитетның ГХАТ бүлегендә бриллиант юбилярларны хөрмәтләү тантанасы булды. Ирле-хатынлы Алевтина Андреевна һәм Борис Яковлевич Безлепкиннар үз гаиләләренә нигез салынуның 60 еллыгын билгеләп үттеләр.

         2020 елның 1 февралендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Булачак гаилә мәктәбе «Юнона» ндә яшь парлар белән очрашу булып узды.

         2020 елның 1 февралендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Красновлар Михаил Михайлович һәм Наталья Васильевнаны 50 яшьлек юбилее белән котладылар.

         2020 нче елның 1 нче февралендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Булачак яшь парлар белән практик дәрес форматында очрашу булып узды. Яшь парлар үзләрен борчыган темалар турында фикер алыштылар һәм учреждение белгечләренә сораулар бирделәр.


31
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Яңа гаилә Тимур һәм Ландыш Юмановларга Кама Тамагы муниципаль районы исполком житәкчесе Загидуллин Ринат ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан истәлекле билге һәм бүләк тапшарды.

Гыйнвар –  елның беренче ае, аның башы. Яшьләр өчен символик күзлектән - бу аларның яңа тормышын, үз гаиләсенең барлыкка килүен гәүдәләндерү. Гыйнварда туй яшь гаиләләргә муллык, күпбалалык һәм гаилә тормышында тынычлык вәгъдә итә.

Бала туу – һәрбер гаилә өчен бәхет! 2020 елның  гыйнварь аенда Әлмәт муниципаль районында 171 бала дөньяга килде. Алар арасында 86 малай, 85 кыз һәм 1 пар игезәк балалар . Баланың минималь авырлыгы 1934 гр. тәшкил иткән, ә максималь – 4310 гр.

Бүген 31 гыйнвар көнне Биектау районының Олы Көек авылыннан Әгъзам абый һәм Флюра апа Гайнуллиннар бергә гомер кичерүләренә 60 ел тулды. Икесе дә шушы авылда туып-үскән. Тату гаиләдә биш бала үсә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International