Әлмәттә гыйнвар ае туйлары

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

Гыйнвар –  елның беренче ае, аның башы. Яшьләр өчен символик күзлектән - бу аларның яңа тормышын, үз гаиләсенең барлыкка килүен гәүдәләндерү. Гыйнварда туй яшь гаиләләргә муллык, күпбалалык һәм гаилә тормышында тынычлык вәгъдә итә.

2020 елның беренче аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 44 гаилә теркәлгән. Фотода Әлмәт шәһәренең яңа гаиләсе - Алексей һәм Светлана Гориннар, алар никахларын 2020 елның 31 гыйнварында теркәделәр.

ГХАТ идарәсе коллективы чын күңелдән яшь парларны тормышларындагы төп вакыйга белән котлый. Аларга нык сәламәтлек, мәхәббәт һәм гаиләдә үзара аңлашу тели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International