Бала туу – һәрбер гаилә өчен бәхет! 2020 елның гыйнварь аенда Әлмәт муниципаль районында 171 бала дөньяга килде. Алар арасында 86 малай, 85 кыз һәм 1 пар игезәк балалар . Баланың минималь авырлыгы 1934 гр. тәшкил иткән, ә максималь – 4310 гр. Иң яшь әни – 20 яшьлек, иң өлкәне – 47 яшьтә, иң яшь әти – 22 яшьлек, ә иң өлкәненә – 57 яшь.
Бу айның популяр бала исемнәре Әминә, Амир, Марк, Амалия, Мәлика, Ислам, Валерия. Сирәк исемнәр арасында Лукерҗя, Эллария, Султана, Клим, Айдан, Фидель, Майрон, Доминик, Мирана исемнәре булды.