2020 елның 1 февралендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә Шакирҗановлар Рафис Хәкимҗан улы һәм Рузалия Әхәт кызы алтын туйларын билгеләп үттеләр.
Рафис Хәкимҗан улы 1946 елның 16 августында Әлмәт районы Нәдер авылында, ә Рузалия Әхәт кызы 1946 елның 31 октябрендә Әлмәт шәһәрендә туа.
Рузалия туганнарына кунакка килгәч, Нәдер авылында танышканнар. Өлкән сыйныфларда алар Әлмәт шәһәренең 1нче мәктәбендә бергә укыганнар. Аларның мәхәббәт тарихы чыгарылыш балыннан, яшь Рәфис тыйнак Рузалия янына килергә карар иткәч башлана. Алар биш ел дәвамында дус булганнар. Ә 1970 елның 30 гыйнварында Әлмәт шәһәре ГХАТ идарәсендә гаилә берлекләрен теркәгәннәр. ГХАТ идарәсенә автобуста барганнар, анда аларга озын һәм бәхетле тормышларын билгеләгән «Бәхетле билет» эләккән.
Рәфис Хәкимҗан улы 1965 елдан алып 1968 елга кадәр Казахстанда хәрби хезмәт итә. Гомеренең зур өлешен нефть тармагына багышлый. Эш дәверендә күп кенә бүләкләргә лаек булган. «Татнефть» берләшмәсенең Мактаулы нефтьчесе «һәм»ТАССРның Атказанган нефтьчесе исемнәренә лаек була. Бүген Рәфис Хәкимҗан улы лаеклы ялда һәм инде күп еллар хуҗалык белән шөгыльләнә.
Рузалия Әхәт кызы да тормышын нефть сәнәгате белән бәйләде. 1968 елдан 2002 елга кадәр ул идарә аппаратының нефть ятмаларын эшкәртү технология бүлегенең өлкән геологы булып эшли.
Ул зур кул эшчесе. Кечкенәдән үзенә һәм сеңелләренә, аннары балаларына һәм оныкларына кием тегә. Хәтта туй күлмәгенн дә үзе теккән. Бәйләү, макрама, җепләр, тасмалар белән чигү һәм, әлбәттә инде, кулинария – болар барысы да Рузалия Әхәт кызының хоббисы. Берничә ел ул Нәдер авылы халык хорында катнаша. Рузалия Әхәт кызы төрле чараларда, конкурсларда катнашкан, хәтта бер тапкыр «СуперЭби» титулын алган.
Шакирҗановларның ике баласы: улы Айдар һәм кызы Айгөл дөньяга килә. Юбилярларның искиткеч киленнәре Гүзәл һәм кияве Алишер бар. Бүген дә 5 оныклары – Шамил, Ришат, Булат, Камилла һәм Диләрә әби-бабаларын уңышлары белән сөендерәләр. Тантаналы шартларда ирле-хатынлы Шакирҗановлар беренче очрашуларын, беренче үбешүләрен һәм мәхәббәт турында аңлатмаларын искә төшерделәр. Ә туй вальсы юбилярларны тормышларында иң бәхетле көн атмосферасына чумдырды.
50 ел элек алар никах теркәү турындагы акт язуында язылганнар, ә бүген юбилярларның мактаулы китабына кул уйдылар. Әлмәт шәһәре ГХАТ идарәсе белгечләре Алтын туйга багышланган юбилей папкасын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар. Ә аларның балалары һәм иң якын туганнары, иң җылы һәм изге теләкләр белән котладылар.
Кадерле юбилярлар! Сезнең гаилә бәхете озак еллар дәвам итсен, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз куандырсын. Сез - балаларыгыз, оныкларыгыз, бөтен Әлмәт яшьләре өчен гаилә тормышы үрнәге.
Сезгә озын гомер, бәхет-шатлык һәм тынычлык телибез!