Бөгелмәнең ГХАТ бүлегендә – бриллиант туй

2020 елның 1 феврале, шимбә

1 февральдә Башкарма комитетның ГХАТ бүлегендә бриллиант юбилярларны хөрмәтләү тантанасы булды. Ирле-хатынлы Алевтина Андреевна һәм Борис Яковлевич Безлепкиннар үз гаиләләренә нигез салынуның 60 еллыгын билгеләп үттеләр.

Ир белән хатын үткән көннәр биеклегеннән беренче очрашуны, беренче күрешүне һәм, әлбәттә, туй көнен дулкынланып искә алдылар. Бүген алар гомер буена сузылган очрашу өчен язмышка рәхмәтле. Алар үз мөнәсәбәтләренең кадерен беләләр, балалары, оныклары һәм оныкчыклары белән горурланалар.

Юбилярларны истәлекле вакыйга белән Березовка җирлеге башлыгы Наталья Меньшаева котлады. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Элла Демченко аларга ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләде. Традиция буенча, юбилярлар Бөгелмә шәһәренең мактаулы гаиләләре китабында имзаларын калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International