2020 елның 5 февраль аенда Әлмәт шәһәре ГХАТ Идарәсе белгечләре белән 200 бала туу турында акт теркәлде. 2020 елнын 20 гыйнвар көнне Зиннуров Марат Анатолий улы һәм Динә Рөстәм кызы гаиләсендә ир бала туган. Балага матур Тамерлан исеме кушылды.
Үрнәк авыл җирлегендә алтын туйларын билгеләп үтүче Рәфкать Хөрмәт улы һәм Нурания Вагыйз кызы Файзуллинарны өйләренә барып котладылар. Әлеге күркәм дата белән гаиләне котларга Арча муниципаль районы Үрнәк авыл җирлеге башлыгы Камалетдинов И.Р. килде.
Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре гыйнвар аена нәтиҗәләр ясады. Яңа елның беренче ае Мамадыш төбәгенә 17 бала бүләк итте. Туган баланың – 7-се кыз бала, 10-сы малайлар.
2020 нче елның 4 нче февралендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре 73 нче балалар бакчасында «Минем яраткан гаиләм» дигән темага дәрес үткәрделәр.
Елның беренче аенда район ЗАГС бүлегендә яңа туган 12 бәби теркәлгән. Бу узган елның шул чорындагыдан өч мәртәбә күбрәк. Бәбиләрнең 7 се малай, 5 есе кыз.
Алексеевск муниципаль районы башлыгыннан тантаналы рәвештә беренче теркәлгән никахлашучыларга бүләк тапшырылды.
Күпербаш мәдәният йортында алтын юбилярларны хөрмәтләү тантанасы узды. Тәлгать Бари улы һәм Фәния Миңнебай кызы Гыймадиевлар, Габдулла саф улы һәм Кадрия Сафар кызы Сафиннар, Илгиз Хәким улы һәм Рая Хәйби кызы Тимашевлар 53 ел бергә гомер итәләр.
Баулы район ГХАТ бүлегендә гыйнвар аенда 18 туу турында акт теркәлде. Туган балаларның 11 – малайлар, 7 – кызлар. 6 бала гаиләдә беренче булып, 8 – икенче, 2 – өченче булып , 2 – дүртенче булып туды.
Туй көне теләсә кайсы пар өчен бик мөһим көн. Кагыйдә буларак, яшьләр аңа берничә ай алдан әзерләнә башлыйлар һәм беренче хәл итәргә кирәк нәрсә - туй датасы. 2020 ел «матур» даталарга бай, алар никах теркәү таныклыгында гына түгел, ә озак елларга яшьләр хәтерендә дә калачак.
Кышын беренче аенда Бөгелмә районында 67 бала дөньяга килде. Малайлар бераз күбрәк – 35әү, 32 кыз бала туган. Яңа туган балаларның иң зур гәүдә авырлыгы 4444гр, ә иң кечкенәсе – 2160гр. 11 гаиләдә өченче бала туган.