Әлмәт шәһәрендә 02.02.2020 елның туйлары

2020 елның 2 феврале, якшәмбе

Туй көне теләсә кайсы пар өчен бик мөһим көн. Кагыйдә буларак, яшьләр аңа берничә ай алдан әзерләнә башлыйлар һәм беренче хәл итәргә кирәк нәрсә - туй датасы. 2020 ел «матур» даталарга бай, алар никах теркәү таныклыгында гына түгел, ә озак елларга яшьләр хәтерендә дә калачак.

Агымдагы елның беренче матур көнендә, 02.02.2020 елда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә алты пар үзләренең гаилә берлеген теркәделәр.

ГХАТ идарәсе коллективы яшь парларны тормышларындагы матур көннәре белән котлый! Гармония һәм аңлау, бетмәс-төкәнмәс мәхәббәт һәм чәчәк атуын телибез. Бер-берегезне яратып яшәгез, хөрмәт итегез, бәхетле булыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International