Бөгелмә районында гыйнвар аенда туучылар санына йомгак

2020 елның 2 феврале, якшәмбе

Кышын беренче аенда Бөгелмә районында 67 бала дөньяга килде. Малайлар бераз күбрәк – 35әү, 32 кыз бала туган. Яңа туган балаларның иң зур гәүдә авырлыгы 4444гр, ә иң кечкенәсе – 2160гр. 11 гаиләдә өченче бала туган.

Бу айның иң популяр исемнәре: Давид, Тимур, Александр, Артём, Алиса, Мирослава, Мария, Анна. Гыйнварда гадәти булмаган исемнәр: Адриан, Володар, Майрон, Сальсабиль, Мирана, Раяна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International