Биектау районы ГХАТ бүлегендә 2020 нче елның беренче гаилә теркәлде. Быел Татарстан АССР төзелүгә 100 ел һәм район оешуга 85 ел тулу билгеләп үтелә. Мингазетдинов Ринат Шамил улы һәм Гөлназ Рәфкать кызы район үзәгендә яшәүчеләр. Гөлназ «Сандугач» балалар бакчасында, Ришат «Элита» берләшмәсендә эшли.
Яшь гаиләне Биектау районы башлыгы урынбасары Әнәс Шакиров һәм Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат Сабирҗанов котладылар. Гаиләгә истәлекле билге һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды.