2020 елның 13 февралендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 14 яше тулган 11 яшь Россия Федерациясенең паспортларын тапшыру тантанасы узды.
Бала туу-һәрвакыт шатлык, бу көннән яңа тормыш башлана, тулы мәшәкать, һәм бер үк вакытта зур бәхет – әти-әни булу. 13 февральдә ТАССР төзелүнең 100 еллыгы елында Чистай бала тудыру йортында 2020 елда йөзенче бала булып туган Глеб исемле малайны тантаналы рәвештә чыгару булды.
Тәтеш районы Алабирде авылында яшәүче Әлфинур Кашап кызы һәм Сафиулла Хөснулла улы Гайфуллиннар бергә гомер итүләренең матур 65 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр.
2020 елның 12 февралендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. ГХАТ идарәсе башлыгы Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов чакырылган ата-аналарны котладылар һәм 40 Чаллы гаиләсенә сертификатлар тапшырдылар.
2020 елның 11 февралендә Айзиләне Сарман балалар тудыру йортыннан тантаналы рәвештә чыгарылуы булды. Сарман районының Әлмәт авылында яшәүче Илдар һәм Зилә Салиховларның гаиләсендә ике малайдан соң өченче бала булып кызлары Айзилә дөньяга килде.
Быел республикабыз бер гасырлык тарихын күзаллый. Мамадышлыларның да, үз чиратында, гаилә тарихларын искә төшереп, гаилә альбомнарын актарып чыгарга мөмкинлекләре бар. Мамадыш районы ГХАТ бүлеге «Мамадыш-информ» җирле ММЧ белән берлектә архивта сакланган фотографияләргә багышланган конкурс игълан итә. Яңа тормыш, яңарыш һәм яшьлек чоры, нәфис хатын-кыз заты, ана-бала мәхәббәте белән охшаш яз айлары алдыннан башланучы әлеге бәйгенең исеме дә бик күркәм – «Әниләр һәм бәбиләр».
ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында «Нык гаилә» партия проектын тормышка ашыру кысаларында Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгече Козловларны «Алтын» гаилә юбилейлары белән котлады.
Киңәшмәдә ГХАТ бүлеге җитәкчесе урынбасары Р.П. Буланова, РҮХнең баш табибы урынбасары Гришина Л. А., бала тудыру бүлеге мөдире катнаштылар. Төп сораулар-бала тууны максималь кыска вакыт эчендә теркәү, бала тудыру йорты бинасында тууны дәүләт теркәве мәсьәләләре.
Бүген «Яңа башлаучы дәүләт хезмәткәре» квалификация күтәрү программасының өченче модуле кысаларында Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе тыңлаучылары алдында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Г.Р. Нигъмәтуллина чыгыш ясады.
2020 елның 10 февралендә Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетында ГХАТ идарәсе җитәкчесе Г.Р. Әмирова ГХАТ Идарәсенең 2019 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады һәм 2020 елга өстенлекле бурычлар билгеләде.