Хөрмәтле татарстанлылар!
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе коллективы сезне чын күңелдән дәүләт бәйрәме – Татарстан Республикасы Көне белән тәбрик итә.
2020 ел - безнең республика өчен үзенчәлекле ел.
Сергей һәм Надежда Прошагиннарның өченче тапкыр әти-әни булулары. Аларның 16 һәм 8 яшьләрендәге ике уллары бар. Инде менә көтеп алган кызлары Дарья туган. Ә Рәмис һәм Гөлгенә Нуруллиннар әле беренче нарасыйларын кулларына алдылар. Улларына алар Юныс дип исем кушканнар.
Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә исем кушу тантанасы узды
Кайбычта Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы флагы эстафетасын каршы алдылар. Бу истәлекле вакыйгага яшь балалы гаиләләрне һәм районның яңа өйләнешкән парларын котладылар. Олы Кайбычтан Динар һәм Екатерина Нуретдиновларга «ТАССРның 100 еллыгы»юбилей медален тапшырдылар.
Арча муниципаль районы Шушмабаш авыл җирлегендә зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче Борис Абдулла улы һәм Лилия Сәлим кызы Закировларны өйләренә барып котладылар. Җирлек башлыгы Сәгыйтов В.В. юбилярларны 55 ел бергә гомер итүләре белән котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
2020 елның 25 август аенда Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 1500 бала туу турында акт теркәлде.
13 август көнне Разапов Амир Радик улы һәм Маргарита Алексей кызы гаиләсендә малай бала туган. Балага матур Радмир исеме кушылды.
2020 елның 27 августында Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итү алдыннан Чистай Никахлашу сарае махсус кунаклар – 14 яшькә җиткән Россиянең яшь гражданнары, шулай ук аларның әти-әниләре өчен бик мөһим вакыйга – паспортлар тапшыру буенча ишекләрен ачты.
Сапсуевлар гаиләсе Алабуга муниципаль районының бик күп гаиләләреннән сайланган. Бу искиткеч гаилә йөзләгән башка гаиләгә охшаган, һәм шул ук вакытта ул үзенчәлекле. Аның хезмәт сөючәнлеге, оптимизмы, энергиялелеге, иҗади таланты, мәхәббәт һәм хөрмәт, ярдәм һәм үзара аңлашуы белән аерылып тора. Президентны кабул итүгә чакыру гаилә өчен күңелле сюрприз булды, ә чара үзе гомер буе истә калырлык чын бәйрәм булды.
2020 елның 25 августында Республика көне алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова исеменнән Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләү тантанасы булып узды. Бу чарада Югары Ослан муниципаль районыннан Карахуҗа авыл җирлегеннән Осяниннар гаиләсе Игорь Александр улы һәм Светлана Александр кызы катнаштылар.