ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 25 августында Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Әхәтовна исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә тантаналы кабул итү мәҗлесе узды.

Арча муниципаль районы  Яңа Кенәр авыл җирлегендә Минзия Нурислам улы һәм Фәния Мөбәрәк кызы Габдрахмановлар гаиләсен алтын туйлары белән өйләренә барып котладылар. 50 ел бер-берсенә булган хисләрне югалтмыйча авырлыкларны узганда бер-берсенә терәк булып яшәгән Габдрахмановлар бүген балалары уңышларына сөенеп яшиләр. Юбилярлар Арча ГХАТ бүлегенең Дан китабына имзаларын куйдылар һәм аларга ГХАТ бүлеге исеменнән  истәлекле бүләк һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль район башлыгы Нуриев И. Г. исеменнән котлау хаты тапшырылды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше үткәргән республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә оештырылган тантаналы кабул итү мәҗлесендә Аксубай районын ирле-хатынлы Еграшкиннар Николай Иванович һәм Елена Ивановна лаеклы тәкъдим иттеләр. Аларның гаиләсе - ике иҗади шәхес, ике туганлык җаны берлеге. Николай Иванович бөтен гомерен педагогик эшкә багышлаган. Ә Елена Ивановна 25 елдан артык Аксубай районы ГХАТ бүлеген җитәкләгән.

25.08.2020 елда Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә ел саен уздырыла торган тантаналы кабул итү мәҗлесе узды.

26 августта Түбән Кама районында «Гаилә тарихында гасыр кайтавазы - эзлексез Тарихта» республика нәсел конкурсы муниципаль этабы узды.


25
август, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 25 августында Республика көне алдыннан Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова исеменнән кабул итү мәҗлесе узды. Теләче муниципаль районын Теләче авылыннан Рәис һәм Елена Нуртдиновлар тәкъдим итте.

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә ел саен уздырыла торган тантаналы кабул итү мәҗлесе узды.

 2020 елның 25 августында Республика көне алдыннан Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миннеханов һәм аның тормыш иптәше Г.А. Миннеханова исеменнән Татарстан Республикасының үрнәк гаиләләрен хөрмәтләү тантанасы узды. Кабул итүдә Арча муниципаль районыннан Урмановлар Ренат Тәлгать улы һәм Индира Зөфәр кызы гаиләсе катнашты.

25 августта Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән узган тантаналы чарада Бөгелмәдән Кадыйровлар гаиләсе дә катнашты. Фәнүс Мәгъфузович һәм Римма Фәритовнаның бәхетле гаилә союзына 35 ел. Аларның тормыш кредосы: “Һәрбер яңа көнгә сөенергә!”. Гаиләнең девизы: “Хөрмәт һәм мәхәббәт – Семь Я”.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International