Балык Бистәсе районында 2020 елның 8 аенда туу теркәү саны

2020 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

2020 елның 8 аенда Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 57 бала: 29 малай, 28 кыз туу теркәлде. Аларның 14 баласы гаиләдә беренче, 21 сабый - икенче, тагын 15 сабый гаиләдә өченче булып дөньяга килгән, ә җидесе дүртенче булып туган.

Әти-әниләр яңа туган балаларын матур исемнәр белән атадылар: Инзил, Аяз, Аскар, Родион, Ибраһим, Сабина, Дарья, Амелия, Мәдинә, Полина, Исида, Кира

Иң яшь әнинең яше-24 яшь, иң өлкән әнигә-40 яшь, иң яшь әтигә-21 яшь, өлкән әтигә - 48 яшь.

Без чын куңелдән, барлык гаиләләрне, шундый бәхетле вакыйга белән котлыйбыз! Барлык ата-аналарга саулык, бәхет, озын гомер телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International