Август ае – гаилә кору өчен менә дигән вакыт. Туй-һәр кеше тормышында иң мөһим вакыйгаларның берсе. 2020 елның август аенда Әлмәт муниципаль районында 179 пар гаилә берлеге төзеде, аларның күбесе бәйрәм, тантаналы шартларда узды.
Бала туу – һәрбер гаилә өчен бәхет! 2020 елның август аенда Әлмәт шәһәрендә 188 бала дөньяга килде. Алар арасында 99 малай һәм 89 кыз. Баланың минималь авырлыгы 550 гр. тәшкил иткән, ә максималь - 4770 гр. Иң яшь әни - 18 яшьлек, иң өлкәне – 42 яшьтә, иң яшь әти – 20 яшьлек, ә иң өлкәненә – 44 яшь. Бу айның популяр бала исемнәре – Камиль, Егор, Эмилия, Амелия, Марсель, Тамерлан, София. Сирәк исемнәр арасында – Данир, Алиша, Илана, Златослава, Алиана, Леман, Билол.