Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Бариновлар гаиләсенең «алтын» юбилеен билгеләп үттеләр

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

Никах төзү риваяте бар, Ходай яңа өйләнешүчеләргә-Гаиләне саклаучы фәрештә җибәрә, ул һәр еллык туйга роза бүләк итә.Бер елдан, ситсы туйга, ул ситсы роза, ике елдан — кәгазь, биш елдан — агач ә илле елдан соң Алтын чәчәк бүләк итә.

Ирле-хатынлы Бариновлар гаиләсе “бәхет” чәчәк бәйләмен ничек сакларга кирәклеген ишетеп кенә белмиләр. Владимир Викторович һәм Людмила Ивановна бергә гөмер итүләренә инде 50 ел үтеп тә киткән. Алар өч балалары өчен искиткеч әти-әни генә түгел, ә оныклары Һәм оныкчыклары өчен алыштыргысыз бабай һәм әби дә.

Бүген, 2020 елның 2 сентябрендә, алтын юбилей тантанасында ГХАТ идарәсе белгечләре юбилярларга озын гомер һәм нык сәламәтлек теләделәр, Мактаулы акт һәм хатын-кызлар Советыннан котлау хаты тапшырдылар. Традиция буенча юбилярларның исемнәре Түбән Кама ГХАТ Идарәсенең Мактау китабына кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International