Бөгелмәнең ГХАТ бүлегендә август аена йомгак ясадылар

2020 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

Август аенда Бөгелмә ГХАТ бүлеге тарафыннан 80 сабый тууы теркәлде. Алар арасында 44 малай һәм 36 кыз. Ел башыннан бирле барлыгы 685 бала теркәлгән. Беренче бала – 26 гаиләдә, икенче бала – 41 гаиләдә дөньяга килгән. Август аенда берьюлы 10 гаилә күп балалы булган, аларда өченче бала туган. Дүртенче бала Бөгелмәнең 3 гаиләсендә дөньяга килгән.

Иң зур гәүдәле сабый 4450 гр., иң кечкенә гәүдәле сабый 2170 гр.
Иң яшь әтигә 20, ә иң яшь әнигә 18 яшь. Иң өлкән әти-әнинең яше 54 һәм 41. Август аендагы иң популяр исемнәр Михаил, Матвей, Артем, Варвара, Милана, Аделина. Иң үзенчәлекле исемнәр: Дэвид, Алан, Айна, Айлар, Эмилика.
Август туйларның күп булуы белән сөендерде. Бу айда 88 пар үзләренең никахларын теркәделәр. Иң яшь кәләшнең яше – 18, кияүнеке – 20. Иң өлкән кияү һәм кәләшнең яше – 61.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International