Түбән Кама муниципаль районың ГХАТ Идарәсендә «бәллүр» туй

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

2020 елның 1 сентябрендә, Түбән Каманың ГХАТ Идарәсендә  Михаил һәм Ольга Сапожниковларның гаиләсенең  «Бәллүр» туй тантанасы узды.

Учереждениенең белгечләре юбилярларны чын ккүңелдән тәбрик иттеләр, аларга нык сәламәтлек,  гаилә бәхете теләделәр, Мактаулы акт һәм бүләк тапшырдылар. 

Халык зирәклеге сөйли:  Кем агач утырткан, йорт салган, лаеклы балалар үстергән, шуның тормышы юкка узмаган”. Юбилярларның иң зур бәхет һәм шатлыклары  - балалары Алина, Владислав һәм Никита. Алар шулай ук әти-әниләрен шушы бәхетле көн белән котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International