2020 елның 5 нче сентябрь көнендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 400-нче сабый тууы теркәлде. Вәлив Фаил Фәрит улы белән Резедә Наил кызы гаиләсендә Сабина исемле кызчык өченче бала булып дөньяга килә.
ГХАТ бүлеге белгечләре бәхетле ата – аналарны шатлыклы вакыйга белән котладылар, кызлары тормышында беренче һәм иң төп документ-туу турында таныклык белән котлау открыткасы тапшырдылар. Сабыйга нык сәламәтлек һәм бәхетле якты киләчәк телибез!