Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «фарфор» туй

2020 елның 9 сентябре, чәршәмбе

Гаилә тормышының 20 еллык юбилей символы булып фарфор тора. Бу кыйммәтле һәм бик матур материал, ул саксыз эш иткәндә җимерелергә дә мөмкин.

Туйларының 20 еллыгын билгеләп үткән Имангуловлар да, «фарфор» кебек бәхетнең бер-берсен кайгыртып, аны сакларга кирәклеген ишетеп кенә белмиләр.

Бүген, 2020 елның 9 сентябрендә, фарфор туйларын бәйрәм итү тантанасында ГХАТ идарәсе белгечләре ирле-хатынлы Имангуловларга почетлы акт һәм алтын юбилейга чакыру тапшырдылар. Традиция буенча юбилярларның исемнәре Түбән Кама ГХАТ Идарәсенең Мактау китабына кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International