2020 елның 10 сентябрендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Сучков Сергей Александр улы белән Ольга Алексей кызы гаиләсен хөрмәтләү тантанасы узды.
Менә 25 көмеш ел буе Сергей белән Ольга кулга-кул тотынышып гомер юлыннан бара. Аларның тормышларында барысы да булгандыр: шатлык та, кайгы да, авыр көннәр дә, бәхетле мизгелләр дә. Әмма боларның барысына да карамастан, алар көчле һәм шат күңелле кешеләр булып калган. Кунаклар алдында юбилярлар Лениногорск шәһәренең Мактаулы гаиләләре китабына имзаларын куйдылар.
ГХАТ бүлеге белгечләре аларга ныклы сәламәтлек, озын гомер, елмаюлар һәм якты мизгелләр теләделәр. Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлеге җитәкчесе Е.Я. Миннигалямова исеменнән юбилярларга Юбилей таныклыгы тапшырылды.