8 сентябрь көнне Теләче район Башкарма комитеты җитәкчесе Хаҗипов Нәҗип Накип улы, районныҗ баш табибы Галиуллин Ирек Илгиз улы, гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Тимерханова Әнисә Хатип кызы Түбән Саурыш авылында яшәүче Ибрагимовлар гаиләсен тәбрикләделәр. Бу көнне Булат Хайретдинов туганнары белән тормыш иптәше Алсинәне Теләче бала тудыру йортыннан каршы алды. Гаиләне тулыландырып икенче сабый Айтуган дөньяга килде.
Район Башкарама комитеты җиткчесе яшь гаиләгә саулык – сәламәтлек, сабыйларыгыз сезнең, якыннарыгызның куанычы, сөенече булсын дип изге теләкләрен җиткерде. Гаиләгә ТАССР оешуга 100 ел истщлек медале, ТР Президентының Тәбрикләү хаты һәм баланың туу турындагы таныклыгы белән чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк тапшырылды.