2020 елның 8 августында Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Светлана Александровна һәм Михаил Леонидович Дроздовлар 30 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Гаилә тормышының Энҗе юбилее – ул ике яраткан кеше узган зур һәм бай тормыш. Михаил белән Светлана 1990 елда уртак дуслары туенда танышалар. Бер-берсен ошаталар, очраша башлыйлар. Танышканнан соң берничә ай узгач, 07.09.1990 елда Татарстан АССРның Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлегендә никах теркәлә.
Михаил, мәктәпне тәмамлаганнан соң, училищега, Тула шәһәренә эретеп ябыштыручы белгечлеге буенча укырга китә. Училищедан соң, Михаил армиягә алына. Хезмәт итеп, Бөгелмә шәһәренә кайта. Хезмәт эшчәнлеген Бөгелмә электр насослары заводында эретеп ябыштыручы булып башлый.
Михаил Леонидович һәм Светлана Александровнаның ике баласы Сергей һәм Екатерина бар, алар әти-әниләренә дүрт онык - Ксения, Матвей, Кирилл һәм Маргаританы бүләк итәләр. Хәзерге вакытта Михаил Александрович лаеклы ялда. Спорт белән актив шөгыльләнә, балык тотарга ярата. Светлана Александровна заводта стержняче булып эшләвен дәвам итә. Буш вакытында кул эшләре белән шөгыльләнергә ярата.
Дроздовлар гаиләсенең ныклы мөнәсәбәтләренең сере, беренче чиратта, бер-беренә мәхәббәт, хөрмәт, гаилә кыйммәтләренә нигезләнгән намуслылык һәм тиешле тәрбиядән гыйбарәт.