Узган атнаның ялларында мамадышлылар һәм шәһәр кунаклары уникаль күргәзмә шаһитлары булдылар. Мамадыш шәһәре ГХАТ бүлеге тарафыннан ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Туйлар чорына сәяхәт» күргәзмәсе әзерләделәр. Анда гасыр дәвамында туй күренешләренең эволюциясе чагылды. Машина, күлмәк, чәчәк бәйләме – барысы да үз чорына туры китерелеп әзерләнгән иде.
Ачык һава астындагы музейны караган һәр кеше зур тәъсирләр белән калды.