2020 нче елның 4 нче сентябрендә Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, 50 ел инде кулга-кул тотынышып, тормыш корып, алтын туйларын билгеләп үтүче Гыйльфановлар гаиләсен Альберт Зиннур улын һәм Флуар Муллагильман кызын хөрмәтләү тантанасы булып узды. Алтын туй-ул ирле-хатынлы бергә гомер итеп 50 ел буе гаилә мөнәсәбәтләре хезмәт нәтиҗәсе һәм күрсәткече. Гыйльфановлар гаиләсе лаеклы хезмәт юлы үткәннәр. Бу гаиләдә һәрвакыт ата-аналар һәм балалар арасында үзара аңлашу, ярдәмчеллек һәм ихтирамлы мөнәсәбәт. Гыйльфановлар авыл халкы арасында хөрмәткә лаек һәм яшь гаиләләргә үрнәк булып тора.
Бергә гомер итүләренең 50 еллыгы уңаеннан Гыйльфановларның исемнәре «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде, алар анда үз имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадыйрова юбилярларга сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм озын гомер теләде, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдиновның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярларга балалар исеменнән бик күп җылы сүзләр әйтелде.