ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2020 ел
шимбә

2020 елның 9 аенда Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 66 бала: 35 малай, 31 кыз туу теркәлде. Аларның 16сы гаиләдә беренче, 23 бала - икенче, 19ы гаиләдә өченче булып дөньяга килгән, ә сигез бала гаиләдә дүртенче булып дөньяга килгән.

Өлкәннәр декадасында Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан ГХАТ компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча телдән һәм язма рәвештә хокукый консультация рәвешендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде. 2020 елның 3 октябрендә Бөгелмә шәһәрендә яшәүче өлкәннәрдән 4 мөрәҗәгать керде.

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында «Нык гаилә» партия проектын тормышка ашыру кысаларында Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре Фәйзетдиновлар гаиләсен котладылар. Бүген Фәнис Фәргать улы һәм Гөлназ Арслан кызы 10 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр.

Бөтен илебез Өлкәннәр көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан Мамадыш районы ГХАТ бүлеге коллективы да үз ветераннарын тәбрикләп узды. Дания Вәгыйзовна Мөхәмәтшина, Әлфия Мөхәмәтдиновна Сингатуллина, Фәния Салихҗановна Әхмәтшина, Рамзия Гасыймовна Мәснәвиева күрсәтелгән игътибар өчен зур рәхмәтләрен җиткерделәр.


2
октябрь, 2020 ел
җомга

50 ел элек кебек бәхетле юбилярлар залга Мендельсон маршы астында керделәр. Бу матур вакыйганы юбилярларның балалары һәм оныклары уртаклашты.

Гаилә парларына Казан Мэры Илсур Метшин исеменнән акчалата бүләк һәм котлау хаты тапшырылды. Шулай ук Казан шәһәре ГХАТ идарәсеннән дә бүләкләр кабул иттеләр.

2020 елның 1 октябрендә  Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 700 пар үзенең гаилә берлеген теркәде.

Өлкәннәр көнен бөтен җирдә икенче көз – октябрь аеның беренче декадасында билгеләп үтү очраклы түгел, чөнки танылган җырда Вахтанг Кикабидзе «Минем елларым - минем байлыгым» җырлый бит.

         2020 елның 2 октябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре иң популяр ир-ат һәм хатын-кыз исемнәрен атадылар.

2020 елның 2 октябрендә ГХАТ идарәсе белгечләре әлеге елның тугыз ае дәвамында иң популяр балалар исемнәрен атадылар.

2020 елның 2 октябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә туучылар санына йомгак ясалды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International