2020 елның 2 октябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә туучылар санына йомгак ясалды.
2020 елның 2 октябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә туучылар санына йомгак ясалды.
Баулы район ГХАТ бүлегендә сентябрь аенда 23 туу турында акт теркәлде. Туган балаларның 11 се малайлар, 12 кызлар. 10 бала гаиләдә беренче булып, 6 – икенче, 5-өченче, 1 – дүртенче, 1-алтынчы булып туды.
2020 елның 1 октябрендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге белгечләре Чистай шәһәренең Никахлашу сарае базасында Чистай шәһәренең «16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе укучылары белән гаилә нигезләре дәресе үткәрделәр.
Олкэннэр коненэ багышлап, 2020 нчы елның 01 нче октябрь көнендә Саба муниципаль районында 50 ел тигезлектә гомер кичергән парларның “алтын” никахлары теркәлде. Быел алар 17 пар. Бу чара Байлар Сабасынын «Ильвина» ресторанында булып узды. Чара тантаналы рэвештэ, парларны теркэу белэн башланып китте.
Бу көнне барлык өлкәннәрне - сугышта катнашкан каһарманнарыбызны, аннан соңгы авыр елларда илебезне торгызуда фидакарьләрчә хезмәт куйган ветераннарны, өлкәннәрне кайгырту матур традициягә әйләнде. Бу бәйрәм өлкән буынга ихтирам күрсәтү генә түгел, ә тырыш хезмәтегез, кешелекле булуыгыз, зирәклегегез өчен олы хөрмәтебезне белдерергә уңай мөмкинлек.
2020 елның 1 октябрендә Балык Бистәсе поселогы яр буенда бәйрәм концерты һәм ярминкә оештырылды. Бу матур бәйрәмдә 2020 елда 59 ел бергә гомер итүче Фадейчевлар гаиләсен хөрмәтләделәр.
2020 елның 01 октябрь көнендә өлкәннәр көне уңаеннан Балтач район ветераннар Советы рәисе Р.А.Абдуллин, Балтач ГХАТ бүлеге мөдире З.Р.Әхмәтханова, Смәел авыл җирлеге башлыгы Р.Н.Йосыпов Смәел авылында матур итеп гомер итүче Абдрахман Талип улы һәм Мөнирә Сафиулла кызы Әбсәләмовлар гаиләлсен алтын туйлары белән котладылар.
Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге белгечләре һәр тапкыр яңа туган сабыйны теркәп, күп балалы гаиләне котларга һәм билгеләп үтәргә бик шат. Чөнки мондый гаилә безнең ярдәмгә һәм аңга мохтаҗ.
Күркәм традиция буенча ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Иван кызы Махотина безнең тату коллективта үз эшчәнлеген дәвам итүче пенсионерларны котлады.