Сихри датага, 10.10.2020, Никахлашу сараенда, катлаулы эпидемиологик хәл белән бәйле озакка сузылган тәнәфестән соң, булачак яшь парлар өчен туй алды консультацияләре яңадан башлап җибәрелде.
ГХАТ Идарәсенең тантаналар бүлеге белгечләре очрашуда катнашучыларны Сарайда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар, никахлашу көнендә кияү һәм кәләшләрнең нәрсә көтүен аңлаттылар.
Шулай ук тиздән үз мөнәсәбәтләрен теркәүче пар мисалында булачак яшь парларга никахлашу тантанасында үз-үзләрен ничек тотарга кирәклеген аңлаттылар. Һәм, әлбәттә, белгечләр кияү һәм кәләшләрдә туган барлык сорауларга да җавап бирделәр.