50 ел бергә гомер итү – зур бәхет һәм бөек хезмәт

2020 елның 9 октябре, җомга

2020 елның 9 октябрендә Әгерҗе шәһәрендә яшәүче Рәфис Гомәр улы һәм Филисә Таһир кызы Усмановлар “Алтын туй”ларын билгеләп үттеләр.

Рәфис Гомәр улы  лаеклы ялга чыкканчы күп еллар локомотив депосында машинист булып эшләгән. Озак еллар намуслы хезмәте өчен күп санлы Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләренә лаек булган. «Тимер юл транспорты отличнигы» билгесе белән бүләкләнгән, «Хезмәт ветераны» исеме бирелгән.

Гаилә башлыгының мавыгулары күп төрле:  мәктәп елларыннан ук шахмат белән мавыга, бүген дә шахмат турнирларында катнашып, призлы урыннар яулый. Шигырьләр-җырлар  иҗат итә. Футбол буенча бер генә дөнья Чемпионатын да калдырмый! Оста автоузышчы да әле ул, һәр елны «Өлкәннәр көне» нә багышланган машина йөртүчеләр бәйгесендә катнаша. Аның тырышлык һәм оптимизмына һәркем көнләшерлек!

Асыл һөнәрләр бик күп, әмма «шәфкать туташы» дигән  дулкынландыргыч исемдәгесе башка юк.  Исеменә үк шулкадәр кешелеклелек, гуманлылык салынган һөнәрне табу кыен. 40 елга якын Әгерҗе үзәк район хастаханәсендә эшләгән Филсия Таһир кызы нәкъ менә шундый һөнәрне сайлаган.  Озак еллар намуслы хезмәте өчен шулай ук  күп санлы Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләренә лаек булган, хаклы рәвештә  «Хезмәт ветераны» исемен йөртә. «50 ел бергә гомер итүдә бер-береңне аңлау, сабырлык, зирәклек бик булыша! Алтын туй – ул  үзе бер гомер, озак елларга сузылган бөек уртак хезмәт  җимеше», – ди Филсия Таһир кызы.

ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Усмановлар гаиләсен «Өлкәннәр көне» белән тәбрикләп, ТР Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы А.Р.Валеев исеменнән  Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International