Владимир Александрович һәм Галина Андреевна Земсковларны гаилә коруларына 60 ел тулу уңаеннан Әгерҗе башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Гильмутдинова Римма Ринат кызы һәм ТР Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гайфуллина Гөлнара Марсель кызы тәбрикләделәр.
Владимир Александрович һәм Галина Андреевна икесе дә Әгерҗе шәһәрендә туып үскәннәр. Гаилә башлыгы бөтен хезмәт эшчәнлеген Әгерҗе янгын сүндерү бүлекчәсенә багышлаган. Ул Әгерҗе районында гына түгел, күрше Удмуртия Республикасында да бик күп тапкырлар геройларча ут белән көрәшкән. Хезмәт ветераны исеменә, күп санлы Рәхмәт хатлары һәм бүләкләргә лаек булган. Галина Андреевна исә егерме алдан артык балалар бакчасында эшләп, шулай ук лаеклы рәвештә Хезмәт ветераны исемен йөртә. Земсковлар өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә дүрт онык һәм биш оныкчыкларын тәрбияләүгә булышалар.
Владимир Александрович һәм Галина Андреевнага Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырылды.