Безнең республика Россиядә туристлык-рекреация кластерларын булдыру һәм экотуризмны үстерү буенча Бөтенроссия конкурсында катнашты. Татарстаннан финалга 2 проект узды: Биектау районында «Татарстан көзгеләре» экокластеры һәм Кама Тамагында «Диңгез – Татарстан диңгезе» экокурорты. 115 проект арасыннан алар иң яхшы топ-36 арасына керде. Хәзер җиңүчеләр өчен тавыш бирү башланды. Нәкъ менә алар федераль ярдәм алачак.
Нинди проектлар алар?
Зәңгәр күлләр тирәсендә "Татарстан көзгеләре” кластеры булдырылачак. Килүчеләрне экотерапия, экосукмаклар буйлап йөрү, палаткада яки уңайлы өйләрдә йолдызлы күк астында йокы, шәһәрдән 30 минутлык арада гына урнашкан кыргый табигать көтә.
«Диңгез – Татарстан диңгезе» экокурортында Кама Тамагында Лобач тавында ретритлар, Юрьев мәгарәсен өйрәнү, диңгез буенда ял итү, йолдызлы күк астында кемпинглы зоналар, виноградникларга экскурсияләр, Татарстанда моның өчен иң яхшы урын булган җирдә балык тоту оештырылачак.
Проектларның төп максаты - Татарстанның уникаль табигать объектларын саклап калу һәм бу территорияләрдә туристлар өчен дә, табигатьнең үзе өчен дә куркынычсыз булган ял оештыру.
Татарстан проектлары өчен 2020 елның 9 октябре 23:59 сәгатькә кадәр конкурсның сайтында (priroda.life) «География» бүлегендә киләсе тәртиптә тавыш бирергә мөмкин:
1. priroda.life сайтына керегез.
2. "География” бүлеген сайлагыз.
3. Авторизация үтегез (почта яки социаль челтәрләр аша).
4. Картада Татарстанны сайлагыз һәм безнең проектларыбыз – «Биектау» ТРК һәм «Кама Тамагы» ТРК өчен йөрәкләр куегыз.
Конкурс нәтиҗәләре 2020 елның 16 октябрендә игълан ителәчәк.
Татарстан өчен тавыш бир һәм уртак җиңүнең бер өлеше бул!