2020 ел Кайбыч районында демография елы дип игълан ителде һәм районда кабул ителгән карар нигезендә, беренче һәм икенче бала туганда ата – аналар 5 мең сумлык сертификат ала, өченче бала туганда– балалар коляскасына, ә дүртенчесе һәм аннан соңгы балалар өчен – 20 мең сумлык сертификат тапшырыла.
Бүген ЗАГС бүлегендә Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитетының эшләр идарәчесе Дания Бәдретдинова район башлыгы исеменнән Ильин Сергей Николаевич һәм Кириллова Людмила Станиславовна гаиләсенә өченче бала туу сәбәпле балалар коляскасы тапшырды.