Мамадыш районы ГХАТ бүлегенең шимбә көне “Яшь гаилә” клубы очрашуы белән башланып китте

2020 елның 14 октябре, чәршәмбе

Яшьләрне бүлек мөдире каршы алды һәм алар өчен кызыклы гына парлы уеннар үткәрде.

Шушы көндә язылышу турындагы гаризага кул куярга килгән Булат белән Алсу өчен иң элек бер-берсен никадәр яхшы белү-белмәвенә тикшерү тесты ясалды. Алар аны «бишле» билгесенә үтеп чыктылар. 

Инде ике ай гаилә стажы булган Гибазовлар һәм Галиулиннар гаиләләре үзара хокукларның никадәр дөрес бүлгәләнгәнен тикшерделәр. Алар шулай ук, биремне бик җиңел үттеләр.

Барлык парлар  бергәләп арт-терапия чарасында катнашты. Бүлек мөдире Ландыш Шәйхетдинова аларны парлап рәсем ясарга чакырды. Кыюсызлык белән генә кабул ителгән бирем парларның күңеленә бик тә һуш килде.

Очрашу ахырында Ландыш Әлфәтовна килгән парларга тәмле күчтәнәч тапшырды. Бу сезнең өчен бергәләп утырып чәй эчәргә, бергәләп күңелле итеп вакыт үткәрергә тагын бер сәбәп,- дип аасызыклады.

Очрашу гомум фотога төшү белән тәмаланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International